Азнакай авылларындагы 5 хуҗалыкка сыер саву аппараты тапшырылды

2019 елның 6 сентябре, җомга

Районда  күпләп  сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән савым аппаратлары тапшырыла. Әлеге программа нигезендә 8 ел эчендә 550 дән артык хуҗалык бүләкләнгән.

6 сентябрьдә тагын 5 хуҗалык заманча савым аппаратына ия булды.

Авылларда мал-туар асраучыларга хуҗалыктан бушка саламы, хөкүмәт тарафыннан субсидия бирелә. Фермерлар өчен дәүләт программалары, грантлар бар. Быел гына да районда 7 фермер грант отткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International