24 сентябрь –Татарстан Республикасы профсоюзлары көне

2012 елның 21 сентябре, җомга

 Бәйрәм белән! Хөрмәтле профсоюз активистлары һәм профсоюз хәрәкәте ветераннары!

Профсоюзлар һәр чорда да иң күләмле һәм актив иҗтимагый берләшмә булды. Район җитәкчелеге, профсоюзлар, эш бирүчеләр өчен социаль партнерлык системасын тагын да камилләштерү өстенлекле максатларның берсе.

Республиканың, шул исәптән безнең районның да профсоюз оешмалары хезмәт кешесенең мәнфәгатьләрен яклау, гражданнарның социаль яклану дәрәҗәсен үстерүгә шартлар тудыру өстендә максатчан эш алып бара. Коллектив килешүләр төзү, хезмәтне саклау, санатор-курорт дәвалануны, мәдәни һәм спорт чараларын оештыру, ветераннар, яшьләр, балалар белән эшләү һәм башка күптөрле өлкәләр - боларның барсында да профсоюзлар үз мөмкинлекләрен тулы файдалана. Сүз дә юк, бу эшчәнлектә профсоюз оешмалары рәисләренең, активының, хезмәтне саклау буенча җаваплы кешеләрнең зур тырышлыгы салына.

Бәйрәмнәре белән котлап, районның профсоюз активына киләчәктә дә уңышлар, башкарган эшләреннән, хезмәт коллективы мәнфәгате өчен куйган тырышлыкларыннан рухи канәгатьләнү алып яшәүләрен телим!

Барыгызга да гаилә бәхете кичереп, саулык-сихәтлектә яшәргә язсын!

Наҗәт Нәгыймов, Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International