Казан шәһәре “Байтик ” сәламәтләндерү лагерында ТР инвалидларының ХХ спорт фестивале узды. Фестивальдә 30 җыелма команда катнашты. Спортчылар өстәл теннисы, дартс, бочч, шашка, кул көрәштерү һәм башка спорт төрләре буенча көч сынаштылар.
Гомумкоманда зачетында безнең район командасы 2 нче урынны алды. Команда составында һәм аерым төр спорт буенча призлы урыннарны алган спортчылар арасында Валерий Симонов, Айрат Галимов,Фидаэль Чариев, Марат, Заһитов, Олеся Халикова, Расил Газизов, Витаил Мәҗитов, Светлана Яруллина бар.