5 сентябрь көнне  Әлмәт шәһәрендә Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең вәкилләре очрашты

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

5 сентябрь көнне  Әлмәт шәһәрендә Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең вәкилләре очрашты, монда укыту-тренировка полигонында федераль янгынга каршы хезмәтнең икенче отряды бүлекчәләре арасында көч һәм чараларны җәелдерү буенча ярышлар узды. Янгын сүндерүчеләр бер-берсе белән команда көрәшендә көч сынашты, алар янгын сүндерүне оештыру осталыгына, шулай ук янгын вакытында зыян күрүчеләрне коткару күнекмәләренә ия. 24 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең янгын сүндерүчеләре ярышларда лаеклы чыгыш ясадылар – 14 команда арасында Азнакай янгын сүндерүчеләре 4 нче урынны алды.  Шунысы игътибарга лаек, азнакайлылар командасында хезмәт стажы аз булган яшь янгын сүндерүчеләр дә бар иде, әмма караул начальнигы Ирек Шакиров җитәкчелегендә ярышлар алдыннан ныклы тренировкалар яхшы нәтиҗә бирде. Бүлекчә командиры Рөстәм Ганиев, янгын сүндерүчеләр Коваленко Артем, Сабитов Ранис, Сәхипов Ренас һәм янгын сүндерү автомобиле йөртүчесе Рөстәм Гайнуллин яшьлекнең осталыкка комачауламавын исбатладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International