11 сентябрь көнне МБУ «Мәдәни үзәк»тә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен «Игелек кулын суз» дип исемләнгән ачык ишекләр көне үткәрелде.
Мәдәни үзәк бинасы янындагы мәйданда безнең иҗат коллективы чын бәйрәм әзерләде! Һава торышы да безнең якта иде - көн бик җылы һәм кояшлы булды.
«Иҗат каруселе» декоратив-гамәли сәнгать буенча түгәрәк җитәкчесе Венера Лотфуллина һәм «Капитошка» рәсем сәнгате студиясе җитәкчесе Регина Йосыпова балалар белән төрле мастер-класслар үткәрделәр. Балалар төрле төстәге губкалардан «Мишка» уенчыклары ясадылар. Шулай ук балалар уртак көч белән «Клоун» композициясен дә ясадылар.
Бәйрәм кунакларына МБУ«Мәдәни үзәк» артистлары Лилия Идрисова, Рина Алтынбаева, Фәнзирә Кәлимуллина һәм аның җитәкчелегендә «Ихлас» (өлкәннәр составы), «Нурсудур» (балалар составы) фольклор ансамбльләре катнашында концерт программасы тәкъдим ителде.
Балалар да, өлкәннәр дә асфальтта рәсем конкурсында, күңелле уеннарда, бию бәйгеләрендә катнаштылар, җырлар җырладылар һәм җәйге ял тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Мультфильмнарның геройлары - Кузя, Пчелёнок һәм Клоунесса күңел ачу һәм игелек атмосферасын тудырдылар. «Я – ракета» җыры белән бию флешмобы бигрәк тә балалар һәм аларның әти-әниләре хәтерендә калды.
Барлык теләүчеләр МБУ «Мәдәни үзәк» түгәрәкләренә язылдылар.
Чара «Тайная жизнь домашних животных-2» дигән мультфильм карау белән тәмамланды.
Кунакларның бәхетле, шат йөзләрен күрү күңелле булды. Бәйрәмебез уңды!