Азнакай муниципаль районында "Экстремизмга-Юк!" айлыгын үткәрү кысаларында 12.09.2019 елда МБУ «Мәдәни үзәк» белгечләре Лилия Идрисова, Рина Атынбаева «Терроризмга-юк дип әйтик!» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр.
Конкурсның максаты: балаларда һәм яшүсмерләрдә экстремизм күренешләренә карата түземсезлек тәрбияләү, гражданлык бердәмлеген ныгыту һәм милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү.
Әлеге чара барышында балалар «терроризм», «экстремизм» төшенчәләре, игелек һәм толерантлык турында белделәр, рәсемнәр әзерләделәр.