2019 елның 28 сентябрендә дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья котыру авыруына каршы көрәш көнен билгеләп үтә. Халык арасында котыру авыруын профилактикалау мәсьәләләрен популярлаштыру һәм хайваннар хуҗаларына йорт хайваннарын тотуны оештыру мәсьәләләрендәге законнарның төп нигезләмәләрен аңлату максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе 2019 елның 16 сентябреннән 27 сентябренә кадәр терлекләр котыру авыруын профилактикалау буенча ункөнлек уздыра.
Ункөнлек кысаларында Азнакай районында котыру авыруын профилактикалау һәм йорт хайваннарын тотуның төп принциплары буенча халыкның төрле төркемнәренә мәгълүмат җиткерү буенча чаралар уздырылачак. Ветеринария табиблары халык белән эшләячәкләр, гражданнар җыеннарында, мәктәпләрдә әңгәмәләр үткәрәчәкләр .
Ветеринария берләшмәсендә этләрне теркәү, йорт хайваннарының котыру авыруына каршы вакцинацияләү буенча чаралар уздырылачак . Ункөнлек кысаларында барлык чаралар да бушлай үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, йорт хайваннарының котыру авыруына каршы вакцинация үткәрү мәҗбүри булып тора, ел саен үткәрергә кирәк!
Сезне үз питомцларыгыз белән түбәндәге адрес буенча көтәбез : Азнакай шәһәре, Ф.Галиев урамы, 6 йорт, ветеринария берләшмәсе.
Белешмәләр өчен телефон: 7-19-99