24 сентябрьдә Азнакай район Советы утырышы узды. Аны район Советы рәисе урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды.
”Азнакай муниципаль районының 2012 елга һәм 2013-2014 еллардагы планлы чорга бюджеты турында” (2012 елның 13 гыйнварында чыккан 103-16 нчы, 2012 елның 15 мартында чыккан 131-18 нче, 2012 елның 28 апрелендә чыккан 145-20 нче, 2012 елның 28 маенда чыккан 159-21 нче, 2012 елның 12 июлендә чыккан 168-22 нче, 2012 елның 10 августында чыккан 172-23 нче карарлары редакциясендә) мәсьәлә буенча финанс-бюджет палатасы рәисе вазифаларын башкаручы Л.Гурьянова чыгыш ясады. Бюджетка өстәмә кергән 14 млн. сумнан артык акчаны депутатлар балалар бакчаларын, авыллардагы мәдәният йортларын ремонтлауга һәм башка социаль тармакларга бүлү турында карар кабул иттеләр.
Утырышта шулай ук башка мөһим мәсьәләләр каралды.