Азнакай районында “Экстремизмга - юк!” айлыгы кысаларында Мәдәни үзәк белгечләре гимназиянең беренче сыйныф укучылары белән “Балалар терроризмга каршы” дигән чара уздырдылар.
Балаларга “терроризм” сүзенең мәгънәсен, җәмәгатьчелек урыннарында һәм өйдә куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаттылар.
Әкият геройлары халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге турында сөйләделәр.
Балалар төрле ярышларда катнашытылар. Чара флешмоб белән тәмамланды.