Азнакайның «Алтынчәч»ендә балалар татарча сөйләшәләр

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Районның иҗтимагый советы әгъзалары шәһәребездәге «Алтынчәч» балалар бакчасында булып, анда туган телебездә белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар, дәресләрдә булдылар.

Менә чирек гасыр бу бакча милли рухта балалар тәрбияләүгә үз өлешен кертә. Биредә иҗтимагый оешмалар белән берлектә халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, әкиятләрен, җыр-биюләрен, уеннарын буыннан-буынга тапшыру буенча яңа проектлар өстендә даими эш алып баралар.

Иҗтимагый совет әгъзалары да бу юнәлештә үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International