Азнакайда “Татарстанның иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе” республика бәйгесенең зона туры узды

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

​​​​​​​26 сентябрьдә Азнакай шәһәренең Балалар иҗаты үзәгендә “Татарстанның иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе-2019” республика бәйгесенең зона туры узды.

Анда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Мөслим, Сарман һәм Ютазы районнарыннан муниципаль этапта җиңү яулаган иҗтимагый тәрбиячеләр катнашты.

Алар визит карточкаларын, үз канатлары астындагы балигъ булмаганнар белән эшләү алымнарын яктырттылар һәм сорауларга җавап бирделәр.

Азнакай районы данын Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Мөхәммәтҗанов яклады һәм беренче урынга лаек булды.

Конкурсантларның һөнәри тәҗрибәсен һәм осталыгын ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә мәртәбәле жюри бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International