Бу ел районыбыз өчен истәлекле вакыйгаларга аеруча бай. Инде менә тагын бер тантаналы вакыйга алдында торабыз: районшәһәр ветераннар советы оешуга 40 ел тула. Шул уңайдан районыбызга шактый мәртәбәле кунаклар килүе көтелә.
5 октябрь көнне истәлекле һәм куанычлы вакыйгалар: тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балаларына һәйкәлләр ачу, шәһәр үзәген Шәйхетдинов урамы белән тоташтыручы юлны файдалануга тапшыру тантаналары көтелә. Ә инде 9.00 сәгатьтә барлык чакырылган кунакларны район-шәһәр Мәдәният йортында көтәчәкләр. Биредә 10.00 сәгатьтә юбилей тантанасы башлана.