Өлкәннәр көне уңаеннан «МППБиО» ААҖ җитәкчелеге үзенең кырыктан артык ветеранын мул табын янына җыйды. Тәбрикләү чаралары биредә ел саен үткәрелеп торса да, бәйрәмгә килүчеләрнең әйтүе буенча, кунакчыллык, игътибарлылык, ачык күңеллелек шартларында узган быелгысы кебеге моңа кадәр булмаган икән.
Ветераннарны муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, ААҖ генераль директоры Валерий Тимиряев, предприятиенең беренче җитәкчесе Әбүзәр Мортазин тәбрикләде, язучы Марсель Гарипов аларга үзенең китапларын бүләк итте.