27 сентябрь көнне “Татарстан-Төркия дуслыгы” республика җәмгыяте идарәсе рәисе Фирдүс Фәтклисламов озатуында Төркиянең Тарсус шәһәре эшмәкәрләре Исмәгыйль бәй Актаулык һәм Нәҗми бәй Күзлекле Азнакайда булды.
Тугандаш шәһәр делегациясен муниципаль район ќитђкчелеге бик ќылы кабул итте. Үзара эшлекле сөйләшү барышында республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында, шул исәптән беренче чиратта Азнакайда, ике як өчен дә файдалы эшмәкәрлек булдыру мәсьәләләре каралды.
Көннең икенче яртысында кунаклар шәһәрнең “Азнакай “Нефтемаш” заводы” ААҖгә сәяхәт кылдылар.
Җәмгыятьнең генераль директоры Марат Гайсин аларны предприятиенең икътисади халәте, киңкырлы эшчәнлеге белән таныштырды.
Визит барышында Төркия эшмәкәрләре “Азнакай киемнәре” ААҖ, май заводында булдылар һәм алардагы җитештерү технологияләре белән кызыксындылар, “Азнакайнефть” идарәсенең хезмәт даны музеен карадылар.
Делегацияне муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин озата йөрде.