Хөрмәтле ветераннар! Кадерле азнакайлылар!

2012 елның 5 октябре, җомга

Хөрмәтле ветераннар! Кадерле азнакайлылар!

Сезнең Азнакай районы ветераннар оешмасының 40 еллыгы уңаеннан ихлас котлыйбыз!

Бу – өлкәннәрнең генә түгел, барлык район һәм шәһәр халкының уртак бәйрәме. Бүгенге матур тормышыбыз өчен без сезнең алда чиксез бурычлы. Сезнең буын Бөек Ватан сугышы кырларында илебез бәйсезлеген яклап кына калмады, ә сугыштан соң җимерек хуҗалыкны торгызды, колхоз-совхозларда, төзелешләрдә фидакарьләрчә хезмәт куйды. Һәрберегез данлы хезмәт юлы узып, районыбыз үсешенә лаеклы өлеш кертте.

Ветераннар советының әһәмияте бик зур. Дүрт дистә ел дәвамында ул ветераннар һәм пенсионерларның граҗданлык, социаль-икътисади, хезмәт һәм шәхси хокукларын нәтиҗәле яклап килә. Районда бер генә чара да ветераннар катнашыннан башка узмый. Яшь буынны тәрбияләүдә ролегез бәяләп бетергесез һәм чиксез ихтирамга лаек.

Безнең ветераннар зур тормыш тәҗрибәсенә, зирәк акылга ия. Алар сүзенә республика, район җитәкчелеге колак сала. Ветераннар оешмасы власть, депутатлар һәм үз проблемалары белән ялгыздан-ялгыз калган, һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ ветераннар арасында күпер булып тора. Нәкъ менә шундый кешеләр безнең буынны яңа тормыш төзүгә рухландыра һәм дөрес юл күрсәтә.

Бүгенге актив тормыш позициягез өчен дә зур рәхмәт!

Сезгә бәйрәмдә иң җылы, иң ихлас теләкләребез: һәрчак сафта калыгыз, яшьләргә бары хезмәт белән генә яхшы тормышка ирешергә һәм чын кеше булырга мөмкинлеген аңлатыгыз.

Сезгә ныклы сәламәтлек, балаларыгызның, оныкларыгызның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, озын-озак яшәвегезне телибез. Сезнең матур эшләр, төпле киңәшләр безне һәрчак озата барсын!

М.З.Шәйдуллин
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International