Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Үзгәрешләр куандыра
2012 елның 15 октябре, дүшәмбе
Моннан дистә елга якын элек миңа милек мәсьәләсен хәл итү буенча нотариус, БТИ, теркәү палатасы юлларын күп тапкырлар таптарга туры килде. Кайчан килмә, һәрберсендә озын-озын чират булыр, берәр кәгазеңдә кечкенә генә җитешсезлек килеп чыга икән, аңлатып та тормыйча, кире борырлар иде. Аларга йөрүдән гарык булып, туеп туктадым.
Елга якын элек кенә тагын шундый эшләрне башкару мәшәкате килеп чыкты. Тик бу юлы инде элеккесенең нәкъ киресенә тап булдым – шәһәрдә халыкка хезмәт күрсәтүнең никадәр дәрәҗәдә алга китүен, камилләшүен күреп сөендем. Әйтик, шәһәрнең Солтангалиев урамындагы “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк”тә (МФЦ) милек белән бәйле бөтен операцияләр дә уздырыла.
Чират та зур түгел, барлык эшләр дә күз алдында, тәрәзә аша гына башкарыла. Акчалата җыем да шушы ук залдагы кассага түләнә. Соңгы эш итеп теркәү палатасына гына юл тотасы. Анда барганда да элекке еллар искә төшеп борчыды. Баксаң, монда да барысы да үзгәргән икән: ярдәмгә әзер егет-кызлар елмаеп каршы ала. Өлкәннәрнең йомышлары еш кына социаль яклау учреждениесенә төшә.
Монда да барысы да үзгәргән. Хәтта кабул итү көнендә килмәсәң дә, гозереңне үтәмичә җибәрмиләр.
Кырык ел стажлы һәвәскәр машина йөртүче буларак, автомобилемә ел саен техник карау уздыртам. Элекке елларда аңа документлар җыю, акча түләү өчен әллә кайларга йөрергә туры килә, машинаңны күрсәтү өчен тулы бер көн исраф ителә иде. Хәзер аны да җиңеләйткәннәр – күп документларны компьютер базасыннан гына алалар, акчалата т үләүгә һәм салымга квитанцияне дә ЮХИДИ бинасындагы кассадан гына аласы. Өстәвенә, машинаң да төзек булса, бөтен операцияне бер сәгать эчендә башкарып чыгасың.
Югарыда бәян ителгәннәрне күңелем аша үткәреп йөргән бер мәлдә, “Маяк” газетасы һәм җирле телевидение шәһәр башкарма комитеты җитәкчелеге белән халыктан кергән сорауларга җавап бирү буенча турыдан-туры элемтә оештырылды. Мин дә алардан үземне борчыган һәм кызыксындырган сорауларга тулы җавап алдым.
Тормышыбыздагы мондый уңай үзгәрешләр өчен рәхмәт дими нәрсә әйтәсең инде тагын?!
Альберт ИСЛАМОВ , пенсионер
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
май, 2026 ел
01.06.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " : Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән. 31 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 1 июне 2026 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - Төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - Көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя (Казанда секундына 15 метрга кадәр).
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз