Корбан гаете мөбарәк булсын!

2012 елның 24 октябре, чәршәмбе
Кадерле азнакайлылар!
Мөхтәрәм мөселман кардәшләр!
Мөселманнар дөньясында иң мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм!
Бәйрәм мөбарәк булсын, барлык күркәм эшгамәлләребез дә зурдан-зур уңышлар китерсен, шатлык-куанычлар һәм күңел тынычлыгы бирсен! Игелекле эшләр эшләп, корбан чалып мохтаҗларга ярдәм итик, җаныбызны сафландырыйк! Бу изге көннәрдә кайбер якташларыбыз олы хаќ гамәлләрен үти, аларның исән-имин кайтып җитүләрен телибез. Дингә омтылучы милләттәшләребез өчен Азнакай җирлегендә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Шәһәр һәм авыл халкы өчен мәчет-мәдрәсәләр эшләп килә. Хәтта 2-3әр иман йорты булган авыллар бар.
Шатлыклы һәм нурлы Корбан бәйрәме безнең барыбызны да алга таба рухи камиллеккә ирешүгә һәм туган төбәгебез файдасына фидакарь хезмәткә рухландырсын! Гает һәр гаиләгә иман, иминлек һәм бәрәкәт китерсен!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International