Парламент укулары

2012 елның 24 октябре, чәршәмбе
Мәртәбәле сәясәтче үзенең чираттагы эш визитын шәһәр мәктәпләренең XI сыйныф укучылары белән ТР Конституциясенең 20 еллыгына багышланган традицион парламент укулары үткәрүгә багышлады.
...Чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның педагоглары быелгы дәрескә дә шәһәр һәм район Мәдәният йортының зур тамаша залына җыелдылар. Чараны Азнакай муниципаль районы җитәкчесе Марсель Шәйдуллин ачты һәм зур тормыш юлына хәзерләнүче яшьләр өчен әлеге укуларның әһәмиятен аңлатты, киләчәктә дә туган шәһәрләренең патриотлары булып калуларын теләде. Марсель Зөфәрович районның бүгенге социаль-икътисади халәтен, узган сайлау нәтиҗәләрен дә кыскача анализлады, укучыларга һәм аларның остазларына уңышлар теләде.
Укуны башлап, Василий Логинов быелгы дәресләрнең аеруча мөһимлегенә басым ясады, аның РФ һәм ТР Конституцияләрен өйрәнүне активлаштыруда, мәктәп балаларында сәяси һәи хокукый культура формалаштыруда зур этәреш булуын билгеләп үтте.
Лекция барышында укучылар дөнья илләре, шул исәптән Татарстан Республикасы Конституциясе, аларның тарихы һәм структуралары белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап таптылар.
Аннан соң Василий Логинов “Бердәм Россия” партиясенең шәһәр бүлегендә, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов белән берлектә, гражданнарны кабул итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International