Бәхет юлдаш булсын

2012 елның 29 октябре, дүшәмбе
 ЗАГС та шәһәрдә 500нче бала туу уңаеннан тантана узды.
12 октябрьдә 10.00 сәгатьтә дөньяга чираттагы нәни азнакайлы аваз сала.
Аның авырлыгы 3.300кг,  буе 55см тәшкил итә.
Әти-әнисе кызларына Амелия исемен куша, тәрҗемәдә ул тырыш дигәнне аңлата. Үзенең беренче көненнән үк балага бәхет елмая – ул Азнакайда 500нче булып дөньяга килгән сабый.
Резеда һәм Алексей Калининнар гаиләсендә Амелия 10 ел дәвамында көтеп алынган икенче бала.
Әлеге шатлыклы вакыйга белән ата-ананы Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм мәгариф идарәсе начальнигы Гаяз Хәмидуллин котлады.
- Икенче бала ул икеләтә шатлык, беренчесе малай, икенчесе кыз булганда – бигрәк тә, - диде тәбрикләү сүзендә
Дамир Рашат улы һәм аларга яшь парлар паркында алмагач утыртырга тәкъдим итте. Әлеге фикерне барысы да хуплады, әнә шулай шәһәребездә яңа йолаларга да нигез салына.
Гүзәл ТИМБАКОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International