Мәдәният учаклары сүнмәсен

2012 елның 29 октябре, дүшәмбе
Мәдәнияте, әдәбияты, сәнгате булган халык кына югары үсешкә, камиллеккә ирешә ала. Соңгы елларда районыбызда мәдәниятне үстерүгә, халыкны рухи яктан баету максатында төрле чаралар үткәрүгә җитди игътибар бирелә. Бүген бездә кунакта Азнакай муниципаль районы мәдәният учреждениесе начальнигы вазифаларын башкаручы Гөлсинә Хафизова.
– Гөлсинә ханым, Сездән башка районда бер генә чара да үтми. Әнә шулай гомер буе башкалар өчен бәйрәм оештырып, күңелләре ял итсен дип тырышып йөрүче мәдәният хезмәткәрләре үзләре ни хәлләрдә яшәп ята?
– Безнең алда торган төп бурыч – кешеләрнең рухи дөньясын баету, яшәешебезне тагын да ямьлерәк итү.
Бүгенге көндә 46 мәдәният учреждениебез бар. Моңа 44 авыл клубын үз эченә алган Азнакай р айон-шәһәр һ әм А ктүбәдәге Гагарин исемендәге мәдәният йортлары керә. 33 филиалы булган үзәкләштерелгән китапханәләр берлеге бар. 1 музыка һәм 2 сәнгать мәктәбендә меңнән артык бала белем ала. Азнакай туган якны өйрәнү музее, кино хезмәте күрсәтү учреждениесе безгә карый. Шулай ук Азнакай, Актүбә, авыл мәдәният учреждениеләрендә бик күп түгәрәкләр эшләп килә.
– Бу кадәр эшне башкаруда кадрларыгыз җитәме?
– Кадрлар мәсьәләсен хәл итү максатыннан, Азнакайда Алабуга мәдәният училищесының филиалы эшләп килә. Анда 27 мәдәният хезмәткәре белем ала. Алар массакүләм чараларны оештыручы режиссерлар булып чыга. Башка төрле белгечлек буенча югары белемлеләр өчен Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында кыска срокларда өстәмә белем алу оештырылган. Безнең системада урта белем белән 20 шәр ел эшләгән белгечләр бар. Аларга да белемнәрен күтәрүдә ярдәм кулы сузабыз. Бүгенге көндә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, Лениногорск музыка-сәнгать педагогия, Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищеларында, Әлмәт музыка көллиятендә 100 гә якын студентыбыз белем ала. Ләкин әлеге күрелгән чараларга да карамастан, авыл мәдәният йортларында белгечләр җитми. Яшьләрнең бер дә авылга кайтасылары килми. Хәтта, максатчан программа буенча акча түләп укучыларның да. Юкса, авылда эшләүче мәдәният хезмәткәрләренең шәһәрдә эшләүчеләргә караганда хезмәт хаклары югарырак.
Хореограф белгече булмау – иң зур проблемаларның берсе. Ә бит иң кирәкле белгеч. Авылларда әти-әниләр хореографларны чакырып, үзләре акча түләп, балаларын биергә өйрәтәләр. Җыр сәнгате буенча республика күләмендә а лда барабыз. ТР Президенты канаты астында узучы республика “Йолдызлык” бәйгесендә безнең коллективлар 8 тапкыр лауреат исеменә лаек булды.
Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр – алар энтузиастлар, үз эшләрен чын күңелләреннән яратучы фанатлар. Кичләрен, кайчакта төнгәчә эшләргә туры килә. Мин аларның барысына да зур рәхмәтле.
Тырышып, күңелен салып эшләүчеләргә финанс мәсьәләләрен хәл итү мөмкинлекләре бар. Мәсәлән, мәдәният министрлыгы тарафыннан игълан ителгән грантлар зур стимул булып тора. 2011 елда безнең ике грант эше республика күләмендә җиңү яулады. Аның берсе “Чатыр тауда җыен” зона фестивале иде. 2012 елда бу конкурс буенча тагын ике эшебезнең җиңүе турында сөенечле хәбәр килде. Ел әйләнәсендә авыл клублары арасында берничә төрле бәйге игълан ителде. Җиңүчеләргә җирле бюджеттан саллы гына суммада сертификатлар да бирелде. Үзешчән сәнгать бәйгеләре үз югарылыгында уза. Мәсәлән, Сукаеш, Тымытык, Урсай, Татшуган, Уразай, Әлкәй, Әсәй авыл мәдәният йорты коллективлары бөтен өлкәдә дә җиңү яулап, призларга ия булып киләләр.
– “Кечкенә генә дә төш кенә” дигәндәй, кайчакта кечкенә генә коллективлар да шаккаттырып куя.
– Андыйлар да књп. Мәсәлән, безнең Ирекле авылы коллективы. Бәләкәй генә клуб, авылында кеше дә аз. Күп кенә бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннарны алып киләләр. Буралыла да бер дә кимен куймый.
– Сезнең ярдәм белән Сабан туйлары, район һәм шәһәребезнең юбилей тантаналары гөрләп узды. Хәзер нинди чаралар өчен җан атып торасыз?
– 12 ноябрьдә Азнакай халык театры “Идел йорт” халык театрларының Республика бәйгесендә катнашачак. 2 ноябрьдә Әлкәй клубы балалар курчак театры “Иделкәем” республика балалар театр коллективлары конкурсында катнашырга Казанга бара. Бу ике коллектив та Әлмәт шәһәрендә үткән зона конкурсында җиңү яулады.
Шушы ук айда Башкортостанда Татарстан көннәре үтәчәк. 60 тан артык үзешчән сәнгать остасы белән Бакалы районына зур концерт белән барырга хәзерләнәбез.
Милли йола-гадәтләребезне яңартуда зур өлеш кертәбез. Кар төшүгә авылларда каз өмәләре үтә. Элек-электән бик матур уза торган чара ул. Районда соңгы елларда яман гадәтләргә каршы көрәш максатында “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән бәйге үткәрү матур традициягә әйләнде.
Авыл клублары агитбригадалары катнашында үткәрелүче әлеге чара яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда зур әһәмияткә ия.
– Мәдәният учакларында ремонт эшләре ничегрәк бара?
– Күпләре 1974-80 елларда ук салынган.
Алар да тузып килә. Соңгы елларда авыл клубларына игътибар нык артты. Кәкре Елга, Туйкә авыл клубларына капиталь ремонт ясалып, бүгенге көндә заманча биналарга әйләнделәр. Күп кенә клубларның түбәләре ябыла, эчке төзекләндерү эшләре бара.
Үзәк китапханә бинасында зур гына ремонт эшләре башкарылды, бүгенге көндә Азнакай музыка һәм сәнгать мәктәбен ремонтлау эшләре төгәлләнү алдында тора. Биредә, әлбәттә, җирле җитәкчелекнең ныклы ярдәмен тоябыз.
Быел республика күләмендә “Авыл клублары” программасы кабул ителде. Аның нигезендә ел саен һәр районда берәр клуб салыначак. Шушы көннәрдә Благодатное авылында заманча клуб ачылу – моның ачык мисалы. А лга таба Сарлы, Мәндәй авылларында да шундый клублар төзү планлаштырыла. Быел шәһәр һәм авыл мәдәният йортлары коллективлары өчен сәхнә киемнәре тектерүгә дә җирле бюджеттан шактый акча бирелде.
– Акча дигәннән, төрле хезмәт күрсәтеп, мәдәният учреждениеләре үзләре дә финанс хәлләрен яхшыртырга тиештер.
– Һәрбер авыл клубы, халык саны белән бәйле рәвештә күпмедер күләмдә акча эшләргә тиеш. Билет бәясе 15 сум гына торса да, яшьләрнең хәзер дискотекага бер дә исләре китми. Ә бит шәһәрләрдә 200-300әр сум. Ләкин безнең төп бурыч: яшьләргә тәрбия бирү, ялын оештыру. Шуңа күрә мөмкин булганның барсын да эшләргә тырышабыз. Әле менә теннис, бильярд кебек спорт инвентарьлары сатып алганнан соң, клубларга яшьләр күбрәк чыга башлады.
Шәһәрдә “Релакс” клубын элек арендага бирә идек, хәзер исә үзебез шунда дискотекалар оештырырга уйлап торабыз. Буматди-техник базабызны да бераз ныгыту булып торыр иде. Биредә яшь үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, мәктәп укучылары кичке сәгать 10 да өйләрендә булырга тиеш. Гомумән, биредә яшьләр генә түгел, урта, өлкән яшьтәгеләр өчен дә кызыклы кичәләр, матур чаралар уздырырга мөмкин.
Матур, игелекле гамәлләрегез тормышка ашсын, Гөлсинә ханым! Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!
Әңгәмәдәш Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International