Аучыга да закон бар

2012 елның 29 октябре, дүшәмбе
Хайваннар дөньясы - халык байлыгы, табигатьнең аерылгысыз бер өлеше.
2009 елның 24 июлендә кабул ителгән 203-ФЗ санлы «Аучылык. Аучылык ресурсларын саклау һәм Россия Федерациясенең башка аерым актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законның 22 һәм 33нче маддәләренә ярашлы рәвештә Татарстан республикасында 2012-2013 елның көзгекышкы аучылык сезонында спорт һәм һәвәскәрлек аучылыгын тормышка ашыруда кыргый җәнлек һәм кошлар аулау вакытына чикләү билгеләнгән.
Аның нигезендә:
-барлык дәүләт табигый аучылык заказникларында канатлы киек кошларга;
-барлык аучылык урманнарында урман тавыкларына, боҗыр, көртлек, кыр тавыгы, ондатраларга;
-15 гыйнвардан алып 28 февральгә кадәр куяннарга ау тыелган.
2002 елның 10 гыйнварында кабул ителгән «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 7нче санлы, 1995 елның 14 мартында кабул ителгән 33нче санлы «Аеруча сакланган табигать урыннары турында» Федераль законнары һәм 2005 елның 18 июлендә кабул ителгән 353нче санлы «Чатыр Тау» комплекслы дәүләт заказнигы турында кагыйдәләр нигезендә «Чатыр Тау» һәм «Владимир сөзәклеге» заказниклары, Ык, Стәрле елгалары табигать һәйкәлләре территорияләрендә аучылык тыелган.
Хайваннар дөньясына зыян китерүчеләр административ яки җинаятьчелек, закон тарафыннан билгеләнгән башка җаваплылыкка тартылачак.
И.ӘХМӘДИШИН, «Чатыр Тау» заказнигы җитәкчесе вазифаларын башкаручы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International