Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Капиталь ремонт, төзелеш, яшелләндерњ: куанырлык эшләр бар
2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе
2012 елның узган ун ае вакыйгаларга бай булды. Шушы вакыт эчендә шәһәрдә шактый гына икътисади, иҗтимагый социаль проблемалар хәл ителде. Инде башкарылган эшләрне барларга, аларга якынча йомгак ясарга да вакыт җитте. Бүгенге әңгәмәдәш – Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров.
– Расих Әхәтович, сүзне гомумшәһәр күләмендә башкарылган эшләрдән башлыйк әле?
– Шәһәрнең 18, шул исәптән Ленин, Шәйхетдинов, Хәсәншина, Нефтьчеләр, Лобачевский, Нахимов, Гагарин, Солтангалиев, Болгар, Гурьянов урамнарындагы кайбер йорт кварталлары, Казан, Совет, Стәрле Елга урамнары юлларына асфальт салынды. Гурьянов урамындагы 16, 20, Шәйхетдиновтагы 5, 7, 11, Солтангалиев урамындагы 27а һәм башка урам йортлары янындагы тротуарлар ремонтланды, асфальт белән түшәлде. Ягъни, барлыгы 8 километр 865 метр эш башкарылды.
Азнакай шәһәре һәм Актүбә эшчеләр бистәсендәге квартал эче юлларын ремонтлау, аларны норма халәтенә китерү республика бюджетының финанс ярдәме белән эшләнде һәм ул 35 миллион сумга төште.
Шәһәрне һәм эшчеләр бистәсен төзекләндерүгә “Татнефть” ААҖ дә һәрвакыт ярдәм итеп тора. Нефтьчеләр бүлеп биргән 5 миллион сум акчага Солтангалиев, Гагарин, Шәйхетдинов, Ямашев, Сәйдәшев урамнарындагы кайбер йорт кварталлары юлы яңартылды. Актүбәдә ул 1100 кв. метрда эшләнде.
– Укучыларыбызны торак йортларга капиталь ремонт үткәрү программасының үтәлеше дә кызыксындыра. Быел да ул билгеләнгән вакытка төгәлләндеме?
– “ЖКХны реформалауга ярдәм итү фонды турында”гы Федераль Закон кысаларында, Азнакай муниципаль районында быел 22 күпфатирлы йортка, шул исәптән шәһәрдә 16 (68,8 млн. сумлык), Актүбә бистәсендә 5 (17,5 млн. сум), Чемодур авылында 1 (900 мең сум) торак бинасына капиталь ремонт уздырылды.
Әлеге программаның эшли башлавына быел биш ел тулды. Шушы вакыт эчендә шәһәрдә барлыгы 129 йортка капиталь ремонт ясалды. 91 йортның түбәсе ремонтланды (шул исәптән 16сының конструкциясе үзгәртелде).
42 бинаның фасады, 36 сында электр, 90 күпфатирлы йортта эчке инженерлык челтәрләре ремонтланды. Бер уңайдан әлеге эшләрне елның-елында үзебезнең җирле төзү оешмалары башкаруын да билгеләп үтәсем килә. Быел да торак йортларга капиталь ремонт эшләрен алар сыйфатлы итеп, вакытында башкарып чыктылар һәм 1 октябрьгә дәүләт торак инспекциясенә тапшырдылар. Алдагы ел программасына килгәндә, муниципаль район буенча аңа 25 йорт кертелер, дип фаразлана.
– Торак йортлар һәм социаль объектлар төзелешенә дә тукталыйк әле?
– Муниципаль районда быел 26 мең кв. метр торак төзү планлаштырылган. Шәхси төзелеш исәбенә тугыз айда аның 17,4 мең кв. метры (шәһәрдә ул 10,2 мең кв.м, ягъни узган ел белән чагыштырганда 152 проц. тәшкил итә) башкарылды инде. Ел ахырына кадәр Азнакайда “Татнефть” ААҖ эшче-хезмәткәрләре өчен социаль ипотека буенча салына торган 90 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылачак.
Социаль объектларга килгәндә, Азнакайның көньяк-көнчыгышындагы яңа микрорайонда урта мәктәп һәм балалар бакчасын үз эченә алган укытутәрбия комплексы төзелә башлады. 140 урынга исәпләнгән балалар учреждениесе шушы елның декабрь азагында файдалануга тапшырылачак. Ә гомумбелем бирү мәктәбе үзенең 350 укучысын исә киләсе уку елында кабул итәргә тулысынча әзер булачак. Алда телгә алынганнардан тыш, республика программасы буенча быел җәй Азнакайдагы 5 нче, Актүбәдәге 1 нче, Зур Сукаеш авылы мәктәпләре капиталь ремонтланды. ТР Министрлар Кабинеты карары һәм “Татнефть” ААҖ тарафыннан бүлеп бирелгән акчага уздырылган капиталь ремонттан соң шәһәрдәге балалар сәнгать мәктәбе заманча төс алды.
Бинаның эче ремонтланды, тәрәзәләр алыштырылды, балалар паркы ягыннан ишек ачылды, мәктәпнең тирә-ягы төзекләндерелде.
–Шәһәр эче юлларын яңарту буенча нинди эшләр башкарыла?
–Ел башыннан бу эшкә 17 миллион сумнан артык акча тотылды.
Эшләнгәннең кайберләрен булса да күрсәтеп үтү урынлы булыр. Әйтик, Солтангалиев, Хәсәншина урамнарында 1500 кв. метр (988 мең сумлык), Заречная урамында 160 кв. м (710 мең сум), Исхакый урамында 1350 кв. метр (1млн. 081 мең сум) юлга чокыр ремонты ясалды һәм асфальт түшәлде. Моннан тыш, район үзәк сырхауханәсе янындагы автомобиль кую урыны төзекләндерелде, Яңа Юл, Мәнәвездәге алты урам юлындагы вак таш катламы яңартылды.
Мәктәп ихаталарындагы асфальт юлларга 786 мең сумлык чокыр ремонты үткәрелде. Солтангалиев урамының 7 че мәктәп яны өлешендә җәяүлеләр өчен тротуар ясала.
Октябрь ае башында Нефтьчеләр – Шәйхетдинов урамнарын турыдан тоташтыручы асфальт юл ачылды. Озынлыгы 678, киңлеге 12 метрлы әлеге юлны биш ай эчендә “Татнефтедор” ҖЧҖ филиалы – Азнакай автомобиль юллары идарәсе төзеде. Бүгенге көндә анда энергия саклаучы урам яктырткычлары урнаштыру эшләре бара.
– Соңгы елларда шәһәрнең шәхси секторында яшәүчеләрдән еш кына эчәр су проблемалары турындагы дәгъваларны ишетергә туры килә. Бу мәсьәлә ничек хәл ителә?
– Быел шәһәрнең шәхси секторы биләмәсендәге магистраль суүткәргечләргә капиталь ремонт ясау буенча да шактый эш башкарылды.
М.Вәлиев, Җиңү, Совет, Мәрҗани, Герцен, Тау асты, Хаҗипов, К.Насыйри урамнарының һәрберсендә, 50 метрдан алып 320 метрга кадәр арада, торбалар алыштырылды. Бу эштә “Азнакайнефть” идарәсе, “Азнакай “Нефтемаш” заводы”, “МППБиО” ААҖ ләре, “Водоканалсервис” ААҖ нең Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе, “Полимерстрой”, “Татнефть-АзнакайРемСервис” ҖЧҖ коллективлары зур ярдәм күрсәтте.
– Һәр шәһәрнең үзенә генә хас йөзе була. Әйтик, безнең Азнакай үзенең чисталыгы, яшеллеккә, гөл-чәчәккә күмелеп утыруы белән элек-электән аерылып торды...
– Без шәһәрне тагын да матур, күркәмрәк итү өчен тырышабыз. Чисталык дигәннән, быел гына да санитар таләпләргә туры килә торган, өсте каплаулы 246 көнкүреш калдыгы җыю контейнеры сатып алдык. Җәяүлеләр уңайлылыгы өчен тавыш бирә торган 48 светофор урнаштырдык. Күпфатирлы йорт ишек алларында балаларга уен мәйданчыклары төзү, булганнарын төзекләндерү, аларны җиһазлау дәвам итә. Тагын да яшелләндерү максатыннан, язгы-көзге айларда шәһәр биләмәсе яшь үсентеләр белән тулыландырыла. Быел Сабан туе мәйданына 500 төптән артык агач утырттык.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
май, 2026 ел
01.06.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " : Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән. 31 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 1 июне 2026 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - Төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - Көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя (Казанда секундына 15 метрга кадәр).
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз