Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Дуслык дәвам итә
2012 елның 13 ноябре, сишәмбе
Инде хәбәр итүебезчә, узган атна азагында Төркиянең тугандаш Тарсус мэры Борһанетдин Коҗамаз җитәкчелегендә шәһәрнең мәдәният-сәнгать әһелләреннән торган зур делегациясе Азнакайда булып китте.
Әлеге очрашу узган гасырның туксанынчы еллары азагында ике шәһәр арасында салынган дуслык күперенең унбиш еллыгы уңаеннан оештырылды. 8 ноябрь көнне кунакларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин кабул итте. Тәбрикләү чыгышында Марсель Зөфәр улы узган дистә ярым ел вакыт эчендә ике тугандаш шәһәр – Азнакай һәм Тарсус арасындагы дуслык җепләренең ныгуын, баштагы елларда арадашлык, башлыча, ике төрки халыкның йолаларын, гореф-гадәтләрен якынайтуга гына юнәлдерелгән булса, хәзер инде әлеге багланышның ике шәһәр арасында икътисадисоциаль мәсьәләләрне уртак хәл итүгә юллар ачуын билгеләп үтте. Киләчәктә дә безнең хезмәттәшлек үзара файдалы очрашулар, килешүләр белән дәвам итәр, дуслыгыбыз тагын да ныгыр, дигән ышаныч белдерде.
Җавап сүзе белән Тарсус шәһәрендә унтугызынчы ел мэр булып торучы Борһанетдин Коҗамаз чыкты. Ул ике мәмләкәтнең ике шәһәрендә яшәүче ике төрки халык арасындагы дуслыкның алга таба да дәвам итүенә, аның киләчәктә киңкырлы элемтәләр өчен нигез булуына тирән ышанычын белдерде.
– Ул чорда Төркия һәм Татарстанның күп кенә шәһәрләре үзара арадашлык турында килешүләр төзеде. Әмма ике мәмләкәт шәһәрләре арасында Тарсус белән Азнакай гына дуслык җепләрен саклый алды, – диде Борһанетдин бәй.
– Әйдәгез, туганнар, кулга-кул тотынып, алга таба да үзара багланышларыбызны дәвам итик!
Аннары Марсель Шәйдуллин белән Борһанетдин Коҗамаз ике шәһәр арасындагы арадашлык килешүенә кул куйды.
Очрашу тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Юстиция министры киңәшчесе, элеккеге район башлыгы Әнәс Исхаков катнашты һәм чыгыш ясады.
Шул көнне төштән соң кунаклар шәһәрнең Зәңгәр мәчетендә җирле халык белән бергә жомга намазы укыдылар, яңа төзелгән мәдрәсәне карадылар. Кич белән шәһәрдә бәйрәм чаралары уздырылды, Мәдәният йортында Тарсус шәһәре сәнгать осталары концерты булды.
Икенче көнне, һава торышының тотрыксызлыгына да карамастан, төрек кардәшләр Мәнәвез авылы тавы буендагы “Расиха” чишмәсе мәйданчыгында район мәдәният идарәсе, шәһәр-район Мәдәният йорты артистлары оештырган “Каз өмәсе” композициясен карадылар.
Үзләре өчен гаҗәеп тоелган каз өмәсе йоласын, безнең сәнгатькәрләр чыгышын видеога, фоторәсемгә төшерделәр.
Тамаша карарга килүчеләр белән бергәләп үзләренең милли уен кораллары авазына биеделәр, рәхәтләнеп ял иттеләр. Соңыннан делегация вәкилләре Азнакай шәһәренең һәм Актүбә бистәсенең сәнәгать предприятиеләрендә һәм спорт корылмаларында, балалар сәнгать мәктәбендә булдылар.
Хуҗалар һәм кунаклар арасында дусларча волейбол, аркан тартышу ярышлары да узды. Гомуми нәтиҗә: дуслык җиңде!
Наил АБДУЛЛИН
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
май, 2026 ел
01.06.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " : Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән. 31 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 1 июне 2026 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - Төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - Көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя (Казанда секундына 15 метрга кадәр).
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз