Педагоглар яңа министр белән танышты

2012 елның 14 ноябре, чәршәмбе
Эшлекле визит белән районыбызга ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килде. Аны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин озата йөрде.
Мәгълүмати - методик үзәктә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән очрашуда ул азнакайлыларның эшчәнлегенә югары бәя бирде. Киләчәк планнарга тукталып, яңа федераль стандартларны тормышка ашырганда балага белем бирү белән бергә аны сәламәт һәм тәүфыйклы итеп үстерү дә үзәктә торачагына басым ясады.
- Нинди буын тәрбияләсәк, киләчәгебез шундый булыр, - диде.
Э.Фәттахов база мәктәпләрен үстерү белән бергә, ата-аналар ихтыярына карап, авылларда башлангыч мәктәпләрне саклап калу ягында булуын да әйтте. Тел мәсьәләсенә килгәндә, ул мәктәптән чыкканда балалар рус, татар һәм инглиз телләрен камил белсә, яхшы булыр иде, дигән фикерен белдерде. Махсусурта, башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген яңартырга кирәклеген әйтте, соңыннан сорауларга җавап бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International