Бөтендөнья сукырлар көне

2012 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе
Районыбызда бүгенге көндә күз авырулары белән бәйле 178 инвалид исәпләнә, аларның 20се балалар.
Бөтендөнья сукырлар көненә багышлап, район җитәкчелеге ярдәмендә Азнакай инвалидлар җәмгыяте һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре алар белән очрашу-ял кичәсе оештырды. Чәй өстәле артында үзара аралашу җыр-моң белән үрелеп барды. Кичә кунаклары үзләре дә иҗади осталыкларын күрсәтте: җырладылар, төрле уен коралларында берсеннәнберсе матур көйләр башкардылар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, район инвалидлар җәмгыяте рәисе вазифаларын башкаручы Канәгать Якупова, район ветераннар советыннан Миргасим Кәримов, Илүзә Миргасимова чыгыш ясадылар, сорауларга җавап бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International