“Бурыч – халыкка хезмәт итү!”

2012 елның 23 ноябре, җомга
“Бердәм Россия” сәяси партиясе Азнакай җирле бүлекчәсенең XVII хисап-сайлау конференциясе узды. Аның эшендә җирле сәяси совет һәм контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары, башлангыч оешма делегатлары, региональ сәяси совет секретаре урынбасары, “Бердәм Россия” секретаре Дмитрий Медведевның Татарстандагы җәмәгатьчелек кабул итүе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе урынбасары Василий Логинов, чакырылган кунаклар катнашты.
Конференцияне “Бердәм Россия”нең җирле бүлекчәсе секретаре вәкаләтләрен башкаручы Наҗәт Нәгыймов алып барды һәм үзенең чыгышында ике зур җыен арасында башкарылган эшләргә тирәнтен анализ ясады. Докладтан күренгәнчә, узган ел ярым вакыт район халкының тормыш дәрәҗәсен яхшырту, партиянең кадрлар потенциалын, сафларын камилләштерүгә юнәлдерелгән төрле карарларга һәм чараларга бай булган.
Шуның ачык мисалы итеп быелның 14 октябре көнне Азнакай муниципаль районының унөч округында узган җирле вәкаләтле органнарга депутатлар сайлау нәтиҗәләрен китерергә мөмкин. Сайлауларда иң күп тавышны “Бердәм Россия” партиясеннән катнашкан кандидатлар җыйды һәм җиңеп чыкты.
Бүгенге көндә партиянең Азнакай җирле бүлекчәсе 50 башлангыч оешманы берләштерә. Аның 20се Азнакайда, 4се – Актүбәдә, 26сы – авыл җирлекләрендә эшли. Бүлекчә эшчәнлегенең төп һәм мөһим юнәлеше булып районның икътисади-социаль сферасын үстерү тора.
Ике конференция арасында партиянең җирле бүлекчәсе 72 кешегә арткан һәм бүгенге көндә анда 3639 әгъза бар. Районда яшәүчеләр санын-
нан чыгып караганда, республика буенча уртача күрсәткечләрдән бу 2,5 процентка күбрәк дигән сүз. Җитәкче органнар карарын, программа күрсәтмәләрен, сайлаучылар наказын тормышка ашыру максатыннан, муниципаль район, шәһәр, бистә, авыл җирлекләре Советларына сайлауларда күпчелек урынны алган “Бердәм Россия“ вәкилләреннән торган депутат фракциясе эшли. Моннан тыш, 279 кешелек “Партия яклылар советы”, 250 егет һәм кызны берләштергән “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” үз эшчәнлеген уңышлы алып бара.
Ел саен авыл җирлекләре башлыклары (ә аларның күбесе партиянең җирле советы секретаре, җирлек һәм район Советлары депутаты) халык алдында хисап җыелышлары уздыра, Авыл көннәре үткәрә. Аларда партиянең Азнакай җирле бүлекчәсе сәяси советы секретаре, аның урынбасарлары, район һәм шәһәр тормышчанлыгын тәэмин итүдә катнашучы предприятие, оешма, учреждение вәкилләренең катнашуы табигый күренешкә әйләнде.
Муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнары депутатлары партиянең җирле бүлекчәсе һәм башлангыч органнары белән хезмәттәшлек итәләр, анда әгъза булып торалар яки башлангыч оешманы җитәклиләр. Партия эшенә яңа сайланган депутатларны тарталар.
Депутатлар һәм партия активының район халкы белән элемтәсен ныгытуда мөһим чара булып “Бердәм Россия”нең җәмәгатьчелекне кабул итүе тора. Сәяси совет раслаган график нигезендә д епутатлар – “ Бердәм Россия” партиясе фракциясе әгъзалары, бүлекчә башкарма комитеты бүлмәсендә халык белән даими очрашып тора.
Әйтик, “Бердәм Россия” партиясеннән ТР Дәүләт Советы депутаты, “Азнакайнефть” идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов һәм җирле бүлекчә секретаре вәкаләтләрен башкаручы Наҗәт Нәгыймов, чакырылган предприятие һәм учреждение вәкилләре белән берлектә, ай саен гражданнарны кабул иткән.
Региональ сәяси совет секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Василий Логинов та җирле бүлекчә белән тыгыз элемтәдә тора, җәмәгатьчелек белән очраша. Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрнең диапазоны елныңелында киңәя бара. Шулай да иң актуаль мәсьәлә булып торак белән тәэмин ителеш (18%) кала. Ел ярым вакыт эчендә җирле бүлекчәгә 378 кеше мөрәҗәгать иткән. Сорауларның 68 проценты уңай хәл ителгән, 17 процентына консультация бирелгән, 9 процентына мәсьәләне хәл итүнең икенче вариантлары тәкъдим ителгән. Сорауларның 7 проценты әлегә өйрәнү процессында. Җирле бүлекчә партия күтәргән күп кенә проектларда катнаша һәм аларны уңышлы тормышка ашыра. Халыкның сәламәтлеген ныгыту, демография, мәгариф, яшьләр, ветераннар белән эшләү һәм башка социаль мәсьәләләр дә бүлекчә эшчәнлегенең төп өлешен тәшкил итә.
Контроль-ревизия комиссиясе хисабыннан соң, көн тәртибендәге ике мәсьәлә буенча фикер алышу булды, карарлар кабул ителде. Аннан соң җирле бүлекчә секретаре һәм сәяси с овет ә гъзалары к андидатуралары күрсәтелде. Секретарь вазифасына ике кандидат тәкъдим ителде. Сайлау нәтиҗәләре буенча, Бөтенроссия “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсе секретаре итеп, бертавыштан, Марсель Шәйдуллин сайланды. Җавап сүзе белән чыгыш ясаган Марсель Зөфәр улы үзенә күрсәткән ышанычлары өчен делегатларга рәхмәтен, “Район халкына хезмәт итәм!” дип, хәрбиләрчә ант-вәгъдәсен бирде. 12 партия әгъзасыннан торган сәяси совет та сайланды.
Конференциянең йомгаклау өлешендә партиянең Татарстан региональ бүлекчәсе конференциясенә делегатлар күрсәтү, бүләкләүләр булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International