Коррупциягә каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы

2012 елның 23 ноябре, җомга
Муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Аны комиссия рәисе – район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Утырышка халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтү, ТСЖ идарәләре җитәкчеләре дә чакырылды. Әйтергә кирәк, утырыш җитди һәм кискен сөйләшү рәвешендә барды. ТСЖлар эшчәнлеге, ОДНнар хакында фикер алышуда район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиев ТСЖ җитәкчеләренә халыктан кергән түләүләрнең һәр тиене исәптә булырга, аларның кайда, нинди максатларда тотылуын һәркем белеп торырга тиешлеген ассызыкладылар. «Мин иң беренче чиратка халык мәнфәгатен куям. Бу мәсьәләдә аңлашылмаучылыклар туарга тиеш түгел!» - дип белдерде Марсель Зөфәр улы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International