Дөньяның бар яме – әниләр!

2012 елның 28 ноябре, чәршәмбе
Кадерле әниләребез!
Сөйкемле хатын-кызларыбыз!
Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварындагы Указы нигезендә ел саен ноябрь аенда Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне гамәлгә кую Татарстан Республикасында да, шулай ук Азнакай муниципаль районында да киң хуплау тапты.
Күпмилләтле Татарстан Республикасы халыкларының иң яхшы традицияләре үрнәгендә Әниләр көне киң җәмәгатьчелекне Хатын-кыз-Ана дигән бөек исемгә лаек булганнарны олылау һәм ихтирам итү идеясе белән берләштерә. Әниләр көнен бәйрәм итү җәмгыятебез тормышында дәүләт һәм җәмәгатьчелек структураларының көчен, игътибарын гаилә, аналар һәм балалар проблемаларын хәл итүгә юнәлтүче әһәмиятле вакыйгага әйләнә бара.
Азнакай муниципаль районында төрле яшьтәге 35 меңнән артык әни яши. 600 књп балалы гаилә исәпләнеп, аларда 1900 балигъ булмаган бала тәрбияләнә. 501 ана “Ана медале”, 87се “Ана даны” ордены, 26сы Татарстан Республикасының “Ана даны” медале белән бүләкләнгән. Аларның барысын да тормыш-яшәеш символы булып торулары берләштерә. Хатын-кыз – Ана алдында без түләп бетергесез бурычлы. Хөрмәтле хатын-кызлар – аналар!
Сезне ихлас күңелдәгаҗәеп күркәм бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез. Сөйкемле йөзләрегездән беркайчан да елмаю чаткылары китмәсен, җаныгызда тынычлык, гаиләләрегездә татулык-иминлек хакимлек итсен.
Марсель Шәйду ллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International