Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Дуслык, партнерлык элемтәләренә нигез салынды
2012 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе
Азнакай муниципаль районы делегациясе Беларусь республикасы Гродненск өлкәсе Ивье шәһәренә эшлекле визит ясады
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов җитәкчелегендә шәһәр һәм район Советы депутатларыннан торган Азнакай делегациясенең Беларусь Республикасына визиты юкка гына түгел. Мәгълњм булганча, июль аенда районыбыз Гродненск өлкәсе Ивье шәһәреннән кунаклар кабул иткән иде. Алар районның социаль-икътисади халәте белән танышты, социаль һәм тарихи объектларда булып, мәдәни һәм спорт чараларында катнашты.
Беларусь Республикасына җавап сәяхәте тәэсирләре белән уртаклашуын сорап, Айдар Халәфетдин улына мөрәҗәгать иттек. Ул безгә менә ниләр сөйләде:
– Төркиянең Тарсус шәһәре белән тугандашлык элемтәләре урнашуы хакында азнакайлылар яхшы белә. Быел бу дуслыкның 15 еллыгын олылап, халык катнашында билгеләп үттек. Җәен Беларусь Республикасының Ивье шәһәре делегациясе дә районыбызга әнә шундый дуслык, туганлык, хезмәттәшлек элемтәләре урнаштыру хакында тәкъдим белән килде. Очраклы гына тәкъдим түгел бу, 8 мең кешесе булган Ивье шәһәренең 8-9 процент халкы татарлар. Аларның Татарстан районнары арасыннан нәкъ менә Азнакайны сайлавы, сүз дә юк, зур горурлык уята. Беларусь Республикасы башкаласы Минск шәһәреннән 120 чакрымда урнашкан район нигездә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Безнең визит та аларның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәмен билгеләп үткән чорга туры килде. Әйтергә кирәк, аларда бу тармак бик нык алга киткән. Яңа технологияләр киң кулланыла. Җитештерелгән продукцияне эшкәртү заводлары бар.
Ашлык эшкәртү, киптерү элеваторлары кору белән дә шөгыльләнәләр. Бу өлкәдә хезмәттәшлек перспективала-
ры турында да фикер алыштык. Сәүдәикътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. “Татнефть”нең ягулык салу заправкаларын ачу турында да сүз барды.
Районда кече һәм урта эшмәкәрлек бик нык үсеш алган. Алардан өлге итеп алырлык, үзебездә дә нәтиҗәле кулланырлык үрнәкләр бар. Әлеге килешү эшлекле хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсенә чыгу мөмкинлеге бирер дигән нияттәбез.
Районның социаль-икътисади хәл торышы белән дә таныштык. Өч көнлек визит программасы шактый бай иде, әлеге җирлекнең үсеш алган тармакларында булып, үзебезгә файдалы якларны барлап калырга тырыштык.
Шулай ук районның социаль һәм тарихи объектларында булып, мәдәни чараларда катнаштык. Шәһәрнең бик борынгы мәчете бар, аңа ныклы ремонт кирәклеге күренеп тора. Бу изге эштә азнакайлыларның да ярдәме, өлеше керсә, бик яхшы булыр иде.
Шәһәрдә йөргәндә шунсына игътибар ителде: урамнар чиста, төзек, һәр җирдә тәртип. Безгә алардан күпкә өйрәнәсе.
Шулай итеп, Азнакайның тагын бер тугандаш шәһәре барлыкка килеп, аның белән ныклы элемтәләр урнашты. Бу хезмәттәшлек, дуслыкны дәвам итеп, читтә яшәүче милләттәшләребезгә дә рухи һәм мәдәни терәк-таяныч була алсак иде.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
май, 2026 ел
01.06.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " : Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән. 31 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 1 июне 2026 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - Төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - Көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя (Казанда секундына 15 метрга кадәр).
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз