Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Талант булса, җыр булыр
2012 елның 4 декабре, сишәмбе
Уйлар, уйлар... Матур итеп 25 еллык юбилейны үткәрдек, ә уйлар үткәннәргә алып кайта... Һәрбер елганың чыганагы булган кебек, безнең ансамбльнең дә башлангыч тарихы бар. Ул 1986 елга барып тоташа.
Ансамбльне оештырып җибәрүче һәвәскәр композиторыбыз Сания Әхмәтова, аның беренче ярдәмчеләре Һади Насыйров, Шәфигулла Әхмәдуллин, Флера Гайнуллиналар күп көч куйдылар.
Көчле классик тавышлы, сәхнәбез йолдызы Мәрхәбә апа Исхакованы, моңлы тавышлы Мөзәппирә Сабированы; курай, гармунда бик оста уйнаучы Сивар Клачковны; тальянда уйнаучы сәхнә ветераны Фәрәгатьне тамашачы әле дә җылылык белән искә ала.
Концертның «кереш сүзе» булып скрипка тавышы яңгырар иде; Айсылу Фәхертдинова бу инструментта оста итеп уйнап, тамашачыны үзенә җәлеп итә, Даймә апа Латыйпова мандолинада оста уйный, мөнәҗәтләр башкара иде. Нәфис сүз осталары Әсма Латыйпова, Флера Гайнуллина төрле шигырьләрне оста башкарсалар, Сөгъдә апа Гәрәева белән Илгизә Зиннәтуллина туганлык, кешенең бер-берсенә бул-
ган мөнәсәбәтләрен чагылдырган скетчларны зур осталык белән башкарып килделәр. Концертны оста итеп алып баручы Зәйтүнә Атнаголова белән ансамбльнең старостасы Илгизә Зиннәтуллинага аерым туктыйсы килә.
Зәйтүнә апа шагыйребез Ф.Яруллинның шигырьләрен бик ярата, шунлыктандыр ул аларны тамашачыларның йөрәгенә үтеп керә алырдай итеп сөйли белә.
Бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә биргән укытучы кеше ансамбльнең тәрбиячесе дә иде ул.
Күп еллар “Хатирә”не җитәкләп бер йодрык итеп җыеп тоткан Илгизә Зиннәтуллина искиткеч кеше иде. Чишмәләрдәй челтерәп чыккан моңлы тавышы белән тамашачыны җәлеп итеп, урманнарга алып кереп, игеннәр белән шаулап утырган кырларга алып чыгып, чишмә буйларыннан үтеп, сөйгән ярлар белән очраштырып, мәхәббәт утларында яндырып ала иде ул үзенең җырларында.
Ансамблебезнең төп максаты: өлкән буын белән яшь буын арасындагы бәйләнешне ныгытып, татар халкының иске җырларын, моңнарын халыкка кире кайтару. Сәхнә ветераны Фәрәгать Миргасимов үзе белән тормыш иптәше Гөлзәһирә Сабирҗанованы алып килде. Ул татар халык җырларын бик оста башкара.
Концерт программасын әзерләп мәдәният йортында чыгыш ясаганда безгә иң беренче булып клуб хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Репертуар сайлау дисеңме, алып барышумы?.. Зинфира Кашапова белән Алсу Мөхәммәтҗановалар безне онытмыйлар. Юбилей кичәсен дә бик матур итеп үткәрештеләр. Талантлы яшьләр белән аралашкач, без дә яшәреп киткәндәй булабыз. “Киләчәгебез ышанычлы кулларда”, - дип сөенәбез. Шундый талантлы шәхесләребез булганда ансамблебез тагын бик күп еллар дәвамында тамашачыны сөендереп, матур чыгышлар ясар әле!
Айзәрә ХӘБИБУЛЛИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
май, 2026 ел
01.06.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " : Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән. 31 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 1 июне 2026 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - Төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - Көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя (Казанда секундына 15 метрга кадәр).
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз