“Беребез өчен беребез кирәк, Бергә барыбер җиңелрәк”

2012 елның 4 декабре, сишәмбе
Римма апа һәм Илдус ага Әхмәдиевләргә карыйм да, нәкъ шушы җырның сүзләре искә төшә. Минем уйларымны аңлагандай, Илдус ага сүзгә кушыла.
– Өлкәнәя төшкәч, сәламәтлек тә какшагач, бербереңнең кадерен тагын да ныграк аңлыйсың, тормыш иптәшеңнән башка яши алмас буласың икән. Беребезгә авыр булганда, икенчебез җилкәсен куеп менә шулай тату гына тормыш итәбез.
Ир-атның бәхете хатын-кызда бит аның. Римма безнең өчен җанын бирергә әзер. Балалар белән бергә мине дә тормыш мәктәбендә “укытты”, тәрбияләде ул. Бер үк вакытта кырыс һәм таләпчән дә була белде. Аш-суга да бик оста. Сабырлыгы, түземлеге, көчле рухлы булуы ошады миңа Римма апаңның. Яхшылап юылган, үтүкләнгән күлмәкне көнгә икешәр тапкыр алыштыра идем. Буровойда эшләгәндә дә чиста йөртте, нефтькә баткан киемнәрне кулы белән юа иде.
Күлмәк дигәннән, һәрчак кеше арасында булган җитәкче кешегә пөхтә йөрергә кирәк шул. Ә Илдус ага ике дистә елдан артык Азнакай ремонт-төзелеш идарәсе начальнигы булып эшләгән. Татарстанның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре исемен дә районда беренчеләрдән булып ала ул. Данлыклы Әхмәдиевләр нәселен Азнакай районында белмәгән кеше юктыр. Әтисе Миргалим Әхмәдиев “Ленколхозстрой” хуҗалыкара күчмә колоннаның беренче начальнигы. Алар нигездә авылларда төзелеш эшләрен алып барганнар. Гомумән, районда Әхмәдиевләр кулы тимәгән төзелешне табуы да читендер. Бүгенге көндә Илдус ага белән Римма апа әтиләре хөрмәтенә Әхмәдиев исемен йөрткән урамда, төп йортта гомер кичерәләр. Матур, тигез гаиләдә бер-бер артлы өч бала дөньяга килә. Кызлары Мәрсинә белән Илүзә икесе дә танылган табиблар. Берсе – Мәскәүдә, икенчесе – Азнакайда. Бабасы һәм әтисе эзеннән китеп, төзүчелек һөнәрен үзләштергән уллары Рөстәмнең генә гомере кыска була. Әби белән бабайның 5 оныгы, 1 оныкчыгы бар.
Икәү генә булганда бераз моңсуланып калган төп йорт, оныклар кайтып тулгач, умарта күчен хәтерләтә.
– Илдустан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм, – ди Римма апа да. Менә 9 ел инде беркая чыккан юк. Аякларым авырта. Кибет, базарга ул йөри. Гомумән, беркайчан да вакчыл булмады, хатын-кыз эше дип тормады ул, идәнен, керен дә юышты, ярдәмчел булды.
Римма Сөнгать кызы үзе дә иреннән калышмаган җаваплы урыннарда: бухгалтер, кассир-контролер, җитәкче урыннарда эшләгән, “Росгосстрах” иминият компаниясендә эшләп лаеклы ялга чыккан.
Бу көннәрдә бәхетле пар якыннары, дуслары, хезмәттәшләре белән үзенең алтын туен бәйрәм итә. Бер-берсенә терәк булып балаларының игелеген күреп, сәламәтлектә озын гомер кичерергә язсын аларга!
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International