Әниләргә хөрмәт зурдан булды

2012 елның 5 декабре, чәршәмбе
Районыбызда бу бәйрәм ел да олылап уздырыла. Быел да район-шәһәр Мәдәният йортында әниләр хөрмәтенә оештырылган кичә җыр-моңга, котлау сүзләренә, изге теләкләргә бай булды.
Мөхтәрәм кунаклар - гомерләрен авылда иң авыр, җаваплы тармакларда хезмәт куеп үткәргән, өчәрдүртәр, аннан да күбрәк бала үстергән олы яшьтәге әниләрне котлап, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларның иңнәренә ак яулыклар салды, матур истәлек итеп, янып торган гөлләр бүләк итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов әле генә ана булу бәхетен татыган яшь әниләр һәм бәйрәмгә сабыйларын күтәреп килгән әтиләрне тәбрикләде, икенче, өченче сабыйлары туган гаиләләргә ана капиталы сертификатларын тапшырды. Уку алдынгысы, җәмәгать эшләрендә дә актив балаларның әниләрен район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, районның күп балалы, бар яклап үрнәк, ятимнәрне дә үз канаты астына алган олы йөрәкле ханымнарын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, спортта, башка өлкәләрдә уңышлар яулаган, хезмәтләре белән абруйлы гүзәл затларыбызны район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов тәбрикләде. Газизләрен әфган һәм чечен сугышларында югалткан әниләр хөрмәтләнгәндә зал аеруча дулкынлану кичерде. Районыбыз үзешчәннәре, балалар иҗат төркемнәре чыгышлары бәйрәмне онытылмаслык моң дәрьясына күмде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International