«Татарстан – минем республикам»

2020 елның 28 феврале, җомга

26 февраль көнне Мәдәни үзәкнең иҗат коллективы Азнакай шәһәренең 21 нче «Сандугач» балалар бакчасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган  «Татарстан – минем республикам» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде.

Башта балалар Татарстан Республикасы гимнын тыңладылар, республикабызның дәүләт символлары белән таныштылар. Аннан соң балалар музыкаль конкурсларда, уеннарда катнаштылар, халык биюләрен башкардылар, шулай ук ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында мультфильм карадылар.

Бәйрәм бик күңелле үтте! Балалар күп уңай эмоцияләр алдылар һәм  яхшы бәйрәм кәефе белән таралыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International