27 февральдә, Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре “Катнаш төрдәге 1 нче «Колокольчик» балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясендә
«Ата - аналарны мәктәпкәчә белем бирү эшчәнлегенә актив жәлеп итү өчен шартлар тудыру» темасына зона семинар - практикумы үтте. Семинарда 72 педагог катнашты. Сарман, Ютазы, Азнакай муниципаль районы педагоглары үз эш тәжрибәләре белән уртаклашты. Семинар барышында ата- аналар белән берлектә эшләнгән кул эшләре, проектлар һәм методик ярдәмлекләр күргәзмәсе эшләде.