Урлашу күршеңнең кесәсенә суга...

2012 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе
Соңгы айларда тораккоммуналь хезмәтләр квитанциясендә ОДНнарның шактый артуы, ягъни гомумйорт кирәк-яраклары өчен тотылган кайнар һәм салкын су өчен исәпләүләрнең үзгәрүе Азнакай һәм Актүбә халкында сораулар тудырды.
Коммуналь хезмәтләрдә ОДНнар барлыкка килү проблемасын тирәнтен өйрәнеп һәм аларны җайга салу максатыннан, муниципаль район һәм шәһәр, ТСЖ, идарә итү компаниясе, ресурс белән тәэмин итү оешмалары җитәкчелеге, вәкилләре урыннарга чыгып аңлату, тикшерү эшләре алып бара.
Шундый тикшерүләрнең берсе 26 ноябрь көнне Азнакай шәһәренең Болгар урамындагы ОДН күп хисапланган 27 нче йортта уздырылды.
Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов рәислегендәге, составына шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров, ЖКХ һәм төзекләндерү департаменты директоры Руслан Мөгътәсимов, ЕРЦ җитәкчесе Марат Авзалов, ТСЖ вәкилләре кергән комиссия әлеге йортның һәр фатирында булды. Тикшерү барышында 17 хисаплау приборының тикшерү вакыты чыкканлыгы, 38, 47 нче фатирларда чутлагычларга кыскычлар куелуы ачыкланды. 38 нче фатирда бер кеше дә теркәлмәгән булса да, 3 кеше яши. 47 нче фатирда 1 кеше теркәлгән, әмма фатирга керүче берничә кеше тора.
Ачыкланган фактлар буенча актлар төзелде һәм тиешле чаралар күреләчәк.
Мондый тикшерүләр даими уздырылачак һәм аның нәтиҗәләре буенча материаллар тикшерү органнарына җибәреләчәк, подъездлар каршындагы стендларга эленәчәк, газетада басылачак.
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үзләре дә ОДН куллануны киметү буенча чараларда актив катнашырлар дип уйлыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International