Азнакай шәһәрендә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу зона туры матур гала-концерт һәм җиңүчеләргә дипломнар тапшыру белән тәмамланды.
Азнакай, Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә һәм Баулы районнарының яшь талантлары жюри хөкеменә дүрт номинация буенча үзләренең иҗади номерларын тәкъдим иттеләр: «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс».