Байтак дистә еллар – җилкәләрдә,
Күргән кыенлыклар иңдә бит.
Без бит, дуслар, җирдә ярты кеше,
Русчалатып әйтсәк – инвалид.
1992 нче елның 3 нче декабрь көне “инвалидлар көне” дип игълан ителә. Әлеге көнне бәйрәм дип атау урынлы саналмас иде, әлбәттә, ләкин бу көн – рухи яктан нык, максатчан һәм тормыш сүзенең мәгънәсен, кыйммәтен аңлаучы шәхесләр көне.
Шул уңайдан Азнакай муниципаль райондагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзэге дәүлүт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе “ӨМЕТ” Чалпы авылында урнашкан тернәкләндерү бүлегендә “Мәрхәмәтле булыйк бер-беребезгә” исеме астында музыкаль кичә үткәрелде.
Әлеге мероприятиядә ял итүчеләребезнең фикерләре, теләкләре, тормыштан китерелгән мисаллар белән беррәттән, җитәкче Э.Самигуллина чыгышы, хезмәткәрләрнең концерт номерлары, иң өлкән ял итүчебез Искандарова Г.Х.-нең фикерләре, киңәшләре, шулай ук Гараев А.С. ярдәме белән әзерләнгән табын да кичәгә ямь, бәйрәм төсе биреп торды.