Сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуха һәм сыра продукциясе базарының «әйләнешенә» каршы тору, сыра продукциясе базарын «агарту» максатыннан, экспертлар бәяләвенчә, легаль булмаган сыра продукциясенең 90% ы аның бүлеп сатыла төрле сегментына (разливной сегмнент) туры килүен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2020 елның 18 февралендә 122 нче номерлы «Татарстан Республикасы территориясендә «кега» транспорт тарасында китерелә торган сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуха, мондый продукция әйләнешен тикешереп торуны идентификацияләү чаралары белән маркировкалау буенча эксперимент үткәрү турында» карар кабул ителде. Эксперимент үткәрү буенча барлык кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында (эшчәнлек/сыраны маркировкалау бүлегендә) урнаштырылган.