3 март көнне мәдәният үзәгендә «8 Март: бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре»дип исемләнгән әңгәмә һәм мастер-класс үткәрелде. Яшь журналистлар студиясендә тәрбияләнүчеләр балаларга Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Балалар бердәм итеп сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр.
Әңгәмәдән соң «Карусель иҗат» һәм «Капитошка» клуб оешмалары җитәкчеләре мастер-класс үткәрделәр, анда балалар үз әниләре өчен открыткалар әзерләделәр.