Казан шәһәрендә Азнакай мәдәнияте көннәре!.

2020 елның 9 марты, дүшәмбе

2020 елның 16 мартында 18.00 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясенең концерт залында. Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Казан шәһәрендә якташлык көннәре» дип аталган якташлар очрашуы узачак.

Чараның программасы:

17.00 сәгатьтә җирле осталарның халык һәм сәнгать һөнәрчелеге күргәзмәсе була.

18.00 сәгатьтә сезне татар эстрадасы йолдызлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Равил Галиев, Данир Сабиров, Салават Миңнеханов, Гүзәл һәм Азнакай шәһәре артистлары катнашындагы бәйрәм концерты көтә.

Бәйрәмгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International