Начар метеорологик күренешләр:
13 мартта көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 18-23 метр (Казанда 21 метрга кадәр).
14 нче мартта төнлә республикада урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр (Казан шәһәрендә 18 метрга кадәр) көчле җил саклана.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Явым-төшем күбесенчә яңгыр рәвешендә.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, көндез 9-14 метр, көчәйгәндә 18-23 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +1..+3, максималь һава температурасы көндез +4..+7.