12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне

2012 елның 11 декабре, сишәмбе
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!
Илебезнең Төп законында Кеше, аның гражданлык хокуклары һәм демократик ирекләре иң зур хәзинә буларак ассызыклана. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыяви яңа үсеш сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулык һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булып тора.
Кадерле райондашлар!
Илебезнең иминлеге һәм алга таба үсеше һәр гражданның тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтенә, һәр төбәкнең уңышына бәйле. Конституция нормаларына һәм төп рухи кыйммәтләргә таянып, Татарстан, шул исәптән Азнакай районы да инновацион үсеш юлында ныклы адымнар белән алга бара, җирлегебезнең сәнәгый һәм табигый мөмкинлекләреннән, булган потенциалыннан нәтиҗәле файдалана. Һәркайсыбызга уңышлар юлдаш булсын! Һәркемгә тынычлык, бәхет, иминлек һәм туган республикабыз, Ватаныбыз хакына игелекле хезмәттә, барлык башлангычларда зур уңышлар телим!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International