2020 елның 21 марты
Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Болытлы, көндез аязучан болытлы.
Төнлә урыны белән бераз кар, көндез юеш кар һәм яңгыр.
Җил төньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-5º.
Һаваның максималь температурасы көндез 0..+3º.
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.