Янгын-профилактик рейдлар автоматик янгынга каршы саклау системалары эшчәнлегенең уңай нәтиҗәләрен күрсәтте

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Мартның беренче декадасында «Азнакайнефть» нефть-газ чыгару идарәсе объектларында янгын-профилактик операциясе үткәрелде, аның максаты - автоматик янгын саклау чараларының техник торышын тикшерү һәм эшчәнлеген бәяләү иде. Азнакай нефть объектларында янгын сүндерү автоматикасы белән жихазландырылган объектларның шактый өлеше нефть промыселлары территориясендә урнашкан, шуңа күрә иң төп бурычларның берсе - янгын чыккан очракта, тиз арада тревога сигналын бердәм диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итү. Янгын инспекторлары, житештерү өлкәсе куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау белгечләре составында мобиль профилактик төркемнәр уртак рейдлар үткәрделәр, алар барышында автоматика системалары аппаратурасы җентекләп каралды, җиһазларның төзеклегенә тикшерү үткәрелде, автоматик янгын сигнализациясе системаларында янгын сүндерү автоматикасы җайланмалары эшенә комачауларга мөмкин булган факторларны ачыклау бурычы куелды. Ачыкланган җитешсезлеклэр бетерү исәбеннән һәм планлаштыру максатыннан махсус электрон программада теркәлгән. 24 янгын сүндерү бүлеге инженерлары Оксана Ибаева, Зөһрә Әхмәтҗанова, Айгөл Сәйфуллина максатчан эшләделәр. Мондый профилактик рейдлар җитештерү зарурлыгы гына түгел - мондый чаралар янгын сагы белгечләре һәм нефтьчеләр арасында җитештерү объектларын янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү һәм янгыннарны кисәтү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан тыгыз элемтәдә торырга мөмкинлек бирә. Башкарылган эшнең уңай нәтиҗәсе янгын автоматикасы җайланмалары эшендә өзеклекләр саны кимү булды. Ләкин янгын-профилактика рейдларының автоматик янгынга каршы саклануына ышаныч бирүе аеруча мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International