Түгәрәк өстәл артында экстремизм, терроризмның асылы һәм сәбәпләре, халыкның иминлеген тәэмин итүдә дәүләт тарафыннан күрелә торган чаралар турында сөйләштеләр.
24 март көнне МБУ «Мәдәни үзәк " хезмәткәрләре белән терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча түгәрәк өстәл үткәрелде. Түгәрәк өстәл артында экстремизм, терроризмның асылы һәм сәбәпләре, халыкның иминлеген тәэмин итүдә дәүләт тарафыннан күрелә торган чаралар турында сөйләштеләр. «Мәдәни үзәк» МБУ директоры Гүзәл Николаева контроль-үткәрү режимын көчәйтү, барлык хезмәткәрләрнең оешканлыгын һәм уяулыгын арттыру кирәклеген билгеләп үтте. Хезмәткәрләрне террорчылык акты янаганда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Анда кешеләр күп була торган учреждениеләрдә тискәре хәлләрне кисәтү чаралары, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта кешеләрне куркынычсыз зонага эвакуацияләүне оештыру мәсьәләләре каралды.
Мәдәни үзәкнең хезмәтне саклау буенча белгече Энҗе Шакирова хезмәткәрләрне мәгълүмати листлар, террорчылык янавы килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм дежур хезмәтләрнең телефон номерлары белән таныштырды. Түгәрәк өстәл актуаль, файдалы һәм эчтәлекле булды.