Агымдагы елның ике аенда гына да Татарстан Республикасында мошенниклар саны өчтән бер өлешкә арткан. Ә дистанцион алдауларның саны ике тапкыр диярлек.
Полиция көчләре белән бу «эпидемияне» туктатып булмый. Биредә гражданнарның үзләренең уяулыгы һәм саклыгы мөһим.
Иң популяр түбәндәге схемалар.
"Кеше бәлагә юлыкты " - кагыйдә буларак, өлкән кешеләр аның корбаны була. Шуңа күрә, аңлатыгыз һәм яшь туганнарыгызга даими рәвештә исегезгә төшерегез:
әгәр аларга юл-транспорт һәлакәте яки башка хокук бозу очраклары турында шалтырату килә икән, кичекмәстән сөйләшүне өзәргә һәм сүз барган кешегә шалтыратырга кирәк.
Кагыйдә буларак, шалтыратучылар банкның куркынычсызлык хезмәте булып тора.
Шуны истә тотарга кирәк: банкларның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре беркайчан да клиентларга шалтыратмый.