Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Яңа елга – яңалыклар, яңа дәрт белән!
2012 елның 24 декабре, дүшәмбе
Менә тагын бер елны төгәлләп киләбез. Башкарылганнарга йомгак ясар, ирешелгәннәрне барлар чак та бу. Бүгенге әңгәмәдәшебез – Азнакай шәһәр суды рәисе Мөсфирә Әбдрәшитова.
– Мөсфирә Габдулловна, гражданнарның закон нигезендә хокукларын яклаучы орган буларак, сезгә зур җаваплылык йөкләнгән. Һәр судьядан, хезмәткәрегездән ныклы белем, тәҗрибә, төгәллек... һәм тагын бик күп үрнәк сыйфатлар таләп иткән вазифагыз ни дәрәҗәдә үтәлеп килә?
– Судларның төп бурычы – гражданнарның суд яклавына хокукларын тормышка ашыруны тәэмин итү. Һәр гражданин үзенең судта хәл итәсе мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы, ә без әлеге гражданлык, җинаять, административ эшләрне суд утырышларында карап, гадел хөкем чыгарырга тиеш. Әгәр менә шушы күзлектән карасак, минем уйлавымча, бүген суд производствосындагы барлык эшләр дә тиешле профессиональ югарылыкта карала дип әйтергә тулы хакыбыз бар. 2012 елның 11 аенда Азнакай районы һәм шәһәренең җәмгыяви судьялары һәм шәһәр суды тарафыннан 5788 эш каралган, шуларның 236сы җинаять, 3745е гражданлык, 1807се административ эшләр.
– Шәһәр судында гражданлык эшләрен карау практикасы нинди, ачыклабрак китмәссезме?
– Федераль судьялар тарафыннан 1902 гражданлык эше, гариза тәртибендә 964 эш каралган. Алар арасында займ килешүе буенча акча юллау турындагылары иң күбесе – 117 эш. Кредит нигезендә акча алучылардан һәм аларның ышанычлыларыннан бурычлар юллату буенча коммерцияле банклар да, расписка нигезендә бирелгән акча әҗәтен юллап гражданнар да мөрәҗәгать итә. Әйтергә кирәк, гражданлык закончалыгы бу документны займ килешүе белән тәңгәл саный. Элеккечә үк, күп кенә мөрәҗәгатьләр торак мәсьәләсе белән бәйле. Шулай ук гражданнарның Пенсия фондына карата гаризаларының артуы күзәтелә, агымдагы елда шундый 54 эш каралып, аларның 42се канәгатьләндерелде. Гадәттә Пенсия фондына карата мәгариф учреждениеләренең оештыру формасы үзгәргән педагоглары срогыннан алда хезмәт пенсиясе билгеләүдә кире кагулар белән бәйле мөрәҗәгать белән килә. Шулай ук авыр хезмәт башкаручылар да алдан пенсиягә чыгуга хокукларын яклауны сорап мөрәҗәгать итә. Соңгы вакытта судта җир мәсьәләләре буенча гаризалар күбәеп китте. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозудан килеп туган зыяннарны каплату турында эшләр саны да елдан-ел арта. Әгәр соңгы 5 елдагы статистиканы карасак, мондый эшләрнең 6 тапкырга артуы күзәтелә. 2012 елның 11 аенда әлеге төрдәге 48 эш каралган. Мондый эшләр буенча гаризалар суд тарафыннан нигездә канәгатьләндерелә.
– Районда нинди төр җинаятьләр аеруча ешайган?
– Шәһәр суды тарафыннан агымдагы елда 116 җинаять эше каралган, бу 2011 ел белән чагыштырганда 33 эшкә кимрәк. 122 кеше хөкем ителгән. Әгәр җинаять эшләре статистикасына күз салсак, практика күрсәткәнчә, җәмгыять өчен куркыныч саналганнары арасында шәхси милеккә кагылышлылары инде шактый еллар дәвамында һаман да иң күпчелеге. Әлеге категория буенча эшләр саны быел 80гә җитте, аеруча киң таралганы – урлашу белән бәйлеләре – 63.
Базар икътисады һәм эшмәкәрлек иркенлеге шартларында эшчәнлекнең төрле өлкәләренә мошенниклар үтеп керә. Алар күптөрле һәм контрольдә булмаган керемнәрне үзләштерүгә, чит мөлкәткә законсыз хуҗа булуга юнәлтелгән.
2012 елның 29 ноябрендә кабул ителгән 207нче “РФ Җинаятьләр кодексына һәм РФның аерым закончалык актларына үзгәрешләр кертү турында” законы нигезендә РФ Җинаятьләр кодексына кайбер үзгәрешләр кертелде. Мошенниклыкның төрле категорияләре буенча 6 маддә тулыландырылды: кредитлау, эшмәкәрлек, иминият, компьютер мәгълүматы өлкәләрендә, карталар аша түләүләр белән бәйлеләре һ.б.
Закон гражданнарның торактан мәхрүм калуы белән бәйле мошенниклыкны аеруча ассызыклый.
– Суд реформасы дәвам итә. 2013 ел суд эшчәнлегенә шактый үзгәрешләр кертәчәк. Закончалыкларда безне нинди яңалыклар көтә?
– 2012 елның 8 июнендә кабул ителгән федераль закон нигезендә яңа елдан вак хулиганлык, пикетлар, митинглар, хокук сагы хезмәткәрләренә буйсынмау турындагы эшләр район һәм шәһәр судлары каравына тапшырыла. Әлегәчә андый эшләр җәмгыяви судьялар тарафыннан карала иде.
2013 елның 1 гыйнварыннан җинаятьчелек буенча суд производствосы системасында апелляция инстанциясе эшли башлаячак. Әлегә кадәр мондый тәртиптә район судлары тарафыннан бары тик җәмгыяви судьяларның хөкемнәре һәм карарлары гына карала иде. Яңа елдан башлап югары судка яңадан карауга апелляция тәртибендә законлы көченә кермәгән район һәм шәһәр судлары карарлары һәм хөкемнәре дә бирелә ала. Элегрәк алар кассация тәртибендә генә карала иде.
Апелляция шикаяте яки билгеләмә, электәге кебек үк, карар яки хөкем чыгарган суд аша бирелә. Апелляция шикаяте яки билгеләмә бирү срогы элеккечә үк кала – суд карары чыгарылганнан соң 10 тәүлек эчендә бирелә.
Апелляция инстанциясе суды апелляция шикаятьләре, билгеләмәләр буенча законнар үтәлешен, хөкемнең дөреслеген, нигезле булуын, беренчел инстанция суд карарының законлылыгын һәм нигезлелеген тикшерә.
Җинаять эшенең апелляция тәртибендә каралу нәтиҗәләре буенча суд чыгарылган суд хөкемен, карарын үзгәрешсез калдыру, шикаять яки билгеләмәләрне канәгатьләндермәү, хөкемне яки башка суд карарын юкка чыгару, шул исәптән эшне туктату һ.б. карарлар чыгарырга хокуклы.
– Азнакай шәһәр суды өчен 2012 ел нинди вакыйгалары белән истә калды?
– Безнең коллектив өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе – Россия Федерациясе Президентының “Республикалар, өлкәләр югары судлары судьяларын билгеләү турында” 2011 елның 27 октябрендәге 1427нче фәрманы нигезендә И.З.Рәшитовның ел башыннан һәм 2012 елның 23 октябрендәге 1423нче фәрманы нигезендә И.Н.Сабитовның ел ахырында Татарстан Республикасы Югары Суды судьялары итеп билгеләнүе.
Алар икесе дә Азнакайда туып-үскән, югары юридик белем алган, Азнакай шәһәр судында унар елдан артык судьялык иткән олы тәҗрибәгә ия, үз эшләренең чын остасы булган югары квалификацияле белгечләр. Илдар Зөфәр улы да, Илнур Нәфис улы да районыбызның иҗтимагый тормышында, Азнакай халкына, яшь буынга хокукый белем бирүдә актив катнаштылар.
17-19 декабрьдә Мәскәүдә судьяларның Бөтенроссия VIII съезды узды. Анда Татарстан Республикасы суд системасыннан 11 кешедән торган делегация катнашты. Алар арасында республиканың иң яхшы судьяларыннан берсе Азнакай шәһәр суды судьясы Талия Илдус кызы Гыйльфанова да катнашты.
Озак еллар һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен һөнәри бәйрәмебез уңаеннан судьялар һәм аппарат хезмәткәрләре Азнакай муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары һәм бүләкләренә лаек булды. Коллегаларыбыз белән горурланабыз һәм профессиональ эшчәнлекләрендә яңа уңышлар телибез!
– Үзегез җитәкләгән коллективка Яңа – 2013 елда ниләр теләр идегез?
– Яңа ел якынлашканда, соңгы елларда тагын да өстәлгән мәшәкатьләргә карамастан, үзләрендә көч, сабырлыкны югалтмаган, эшләренә чын күңелдән бирелгән үзебезнең коллективка иң изге теләкләрне генә юллыйсы килә. Барыбызга да ныклы сәламәтлек, эшчәнлегебездә тагын да зуррак уңышларга ирешүебезне һәм инде әлбәттә, хезмәткәрләребезнең гаиләләрендә иминлек, бәрәкәт булуын, бары тик куаныч-бәхетләр генә кичереп яшәүләрен телим!
– Мөсфирә Габдулловна, эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт, Яңа елда барча теләкләрегез кабул булсын!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
май, 2026 ел
01.06.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " : Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән. 31 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 1 июне 2026 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - Төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - Көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя (Казанда секундына 15 метрга кадәр).
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз