Мәскәү һәм Петербургтан килүчеләр өчен мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләү.

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

14 апрельдән Татарстан Хөкүмәте республикага Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән кешеләр өчен мәҗбүри ике атналык самоизоляция кертте, тиешле карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
"14 апрельдән башлап, санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән (кайткан) гражданнарны 14 календарь көн эчендә өйдә үз - үзеңне изоляцияләүне тәэмин итәргә мәҗбүр итәргә", - диелә республика Хөкүмәте сайтында бастырылган карарда.

КРВЙның беренче симптомнары барлыкка килгәндә, Мәскәү һәм Петербургтан килгән кешеләр кичекмәстән медицина учреждениеләренә кермичә, табибны өйгә чакыртырга тиеш. 14 көнлек самоизоляция таләпләре Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән кешеләр белән бергә яшәүчеләргә дә кагыла.

Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килүчеләр, безнең район халкы сезне 7-19-04, 7-40-56 (ЭЭМ), 7-14-80 (Роспотребнадзор) телефоннарына Азнакай районында килү, яшәү датасы һәм урыны турында хәбәр итүегезне сорыйбыз. Изоляция режимында булган гражданнар артыннан медицина күзәтүен билгеләү өчен.

Шулай ук Татарстан Хөкүмәтенең әлеге карарында, республикада 14 апрельдән алып санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы, храмнарда булу һәм дини йолаларда һәм тантаналарда катнашу тыела, диелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International