Икеләтә үзенчәлекле режим.

2020 елның 17 апреле, җомга

Яз ! Мондый матур ел фасылы, кызганычка каршы, безгә уңай эмоцияләр генә түгел, чикләү чаралары да бүләк итә. Быел аларга коронавирус эпидемиясе таралуны булдырмауга юнәлдерелгән үз-үзеңне изоляцияләү режимы да керде. 10 апрельдә тагын бер – махсус янгынга каршы режим гамәлгә ашырылды.

Безнең төбәктә кабул ителгән чараларның нәтиҗәләре нинди булуы, һәрберебезгә бәйле. Әлегә, Азнакай муниципаль районында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча хәлләр хәвефле. Рәсми мәгълүматлар буенча, табигый янгыннарны сүндерүгә янгын сүндерүчеләр уннарча тапкыр чыктылар – уртача алганда, көнгә 3-4 тапкыр табигый янгыннар очраклары буенча дежур каравылларга чаң кагалар.

Нефть тармагы объектларының куркынычсызлыгын тәэмин итүче 24 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең шәхси составы өчен табигый янгыннарны бетерү проблемасы аеруча кискен тора. Объектларның янгын куркынычлыгы дәрәҗәсен исәпкә алып, нәтиҗәләрнең масштабы ни дәрәҗәдә артырга мөмкин булуын күз алдына да китереп булмый. Ел саен бөтен ил буенча утның җимергеч көче кешелек тормышын алып китә, милекне, урман ресурсларын юкка чыгара, экологик системаның глобаль проблемаларын да калдыра. Җылылык балансын бозу, туфрак эрозиясе һәм атмосфераны пычрату – болар барысы да әле күп еллар дәвамында халыкның сәламәтлеге торышына йогынты ясаячак.

Янгыннарны кисәтү эшендә төп эш 24 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең инженер-инспекторлар составының һәм «Татнефть» ГАҖ компаниясе объектлары вәкилләренең уртак эшенә төшә. Янгын куркынычын киметү һәм ут китергән зыянны киметү буенча конкрет чаралар арасында ел саен минераллаштырылган янгынга каршы полосалар булдыру, янгынга каршы аншлаглар урнаштыру, шулай ук объектлар территорияләрен карап тоту, корыган үләннән, куаклардан һәм ягулык чүп-чарыннан арындыру кебек чаралар күрелә. Өстәмә чаралар буларак беренчел янгын сүндерү чараларын дөрес куллану буенча дәресләр һәм җитештерү объектларында һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында планнан тыш инструктажлар үткәрелә.

Елдан-ел янгын чыгу куркынычы янаган чорда саклана торган объектларның куркынычсызлыгы мәсьәләсе махсус эшләнгән планны үтәү юлы белән хәл ителә, аның нигезендә, кызыксынучы сәнәгать предприятиеләре хезмәтләре белән берлектә, нефть чыгару объектларын һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча тикшерүләр үткәрелә. Узган елларда әлеге чараларны үтәү буенча тупланган тәҗрибә даими камилләшә бара, шуның нәтиҗәсендә соңгы елларда «Азнакайнефть»идарәсенең саклана торган объектлары зыян күргән бер генә янгын да теркәлмәгән. Бу мәсьәләдә 2020 ел да уңышлы булыр дип өметләнәсе килә.

24 нче янгын сүндерү бүлегенең инженер-инспекторлык составы хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим булуын искә төшерә, ул 17 майга кадәр дәвам итәчәк һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен җәзаны катгыйландыруны күздә тота. Бу мәсьәләдә ваемсызлык һәм вазыйфаларны үтәмәгән өчен физик затлар сумнар түләячәк. Янгынга каршы махсус режим вакытында янгын чыккан очракта теләсә нинди хокук бозу яки гамьсезлек гражданнарга – 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 30 мең сумга кадәр, юридик затларга-дүрт йөз мең сумга кадәр административ штраф белән каплана. Сәламәтлеккә зыян китерүгә яки милекне юк итүгә китергән аерым очракларда суммалар 1 млн. сумга кадәр арта.

Гражданнарның җаваплы мөнәсәбәте генә, компаниянең структур бүлекчәләренең авария хезмәтләре белән җайга салынган хезмәттәшлеге югарыда санап үтелгән чараларның планлы үтәлеше белән бергә, объектларны табигый характердагы янгыннардан сакларга һәм алар белән бәйле зыянны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.

 

24 нче янгын сүндерү булеге пресса хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International