Кеше язмышы алар аша уза

2012 елның 26 декабре, чәршәмбе
Россиядә ЗАГС хезмәте оешуга 95 ел тулуны Азнакай ЗАГС бүлеге тантаналы төстә билгеләп үтте.
Аларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде, гаять күләмле эш башкаруларын билгеләп үтте һәм уңышлар теләде.
Туганнан алып, соңгы юлга  озатканчы, кеше язмышы әлеге хезмәт аша уза. Бүгенге көндә Азнакай ЗАГС бүлеге белән Элфинур Хәйретдинова җитәкчелек итә. Аның кул астында баш белгеч Светлана Шакирова һәм әйдәр белгеч Зөлфия Гозәерова эшли, авылларда төп ярдәмчеләре – авыл җирлекләре башкарма комитетлары. Тырыш хезмәтләре өчен Сәпәй, Мәсгут, Мәлбагыш авыл җирлекләре башкарма комитеты секретарьлары Раушания Сәлимгәрәева, Сәмига Галиева, Лена Шакирова ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты һәм Мактау грамоталарына лаек булды.
-Безнең белгечләр үз эшләрен яратып, күңел җылысын биреп башкара. Соңгы елларда балалар туу артуы, бигрәк тә икенче, өченче һәм аннан күбрәк бала табулары куандыра. Гаилә – ул җәмгыятьнең кече формасы, гаилә нык булса, җәмгыятебез дә тотрыклы, көчле булыр, - ди Элфинур Вазыйх кызы.
Бәйрәмдә озак еллар шушы тармакта эшләгәннәргә “Азнакай районы – 80 ел” юбилей медальләре тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International